Центральная детская библиотека

«Удивительное приключения индейца»

Хәзерге вакытта балаларга индеец  персонажы пиратларга караганда азрак таныштыр. Әмма  “кызыл тәнлеләрнең” әсәрләрдә, фильмнарда очравы  балалар өчен кызыклы һәм күңелле . Шуларны истә тотып, Балтач үзәк китапханәсе хезмәткәрләре 11 июль көнне  Балтач бистәсенең 5 нче балалар бакчасында тәрбияләнүче кечкенә китап укучылар  өчен «Удивительное приключения индейца» дигән спорт-күңел ачу программасын үткәрделәр. Индеецның   бакчага килеп керүе балалар өчен көтелмәгән куаныч булды. Ул балалар белән бергә «Баулы», «Бизоннар һәм Аучылар», «Кем «хоу» диде? » һәм башка күңелле уеннар уйнады, дәртле биюләр биеде.  Хәзинә эзли башлагач, бу эшкә балалар  тулысынча  «чумдылар». Сабыйлар бар осталыкларын, җитезлекләрен, һәм тапкырлыкларын күрсәтеп, бу чарадан  бик канәгать калдылар.