Центральная детская библиотека

“Бергә без – бәхетле” (“Счастливы ВМЕСТЕ”)

  5 июль көнне, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен каршылап, Балтач Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре районыбызның Ленин урамында урнашкан күпфатирлы йортның уен мәйданчыгында “Бергә без – бәхетле” (“Счастливы ВМЕСТЕ”) исемле күңел ачу чарасын үткәрде. Балалар, әти-әни, әби-бабайлар – бар гаилә белән бик күңелле итеп әлеге катнашты. Уеннарда бердәмлек, күмәк көч, зиһен көче берсеннән-берсе кызыклы, истәлекле мизгелләр белән үрелеп барды.