“Китаплар кочагында” (“Книжные обнимашки”)
Календарьдагы бәйрәмнәр арасында дуслыкка, татулыкка дәшүчеләре дә күп булуы куандыра. Шундыйларның берсе – 29 июньдә үткәрелә торган Халыкара кочаклашу көне. Галимнәр, табиблар әйтүенчә, дусларча, бөтен күңел җылыңны биреп кочаклашкан вакытта организмга бик күп уңай тәэсирләр була, иммунитет арта, кәеф күтәрелә икән. Бу көнне туганнарны, якыннарны, дусларны, хәтта чит кешене дә кочакларга ярый. Ләкин иң мөһиме: картларга, авыру кешеләргә игътибарны арттыру, аларга күңел җылысын бүләк итү.
Әлеге бәйрәм уңаеннан, 27 июнь көнне Балтач Үзәк китапханәсендә “Китаплар кочагында” (“Книжные обнимашки”) дип аталган библиоассорти үткәрелде. Чарада катнашкан 1нче номерлы балалар бакчасының зурлар һәм мәктәпкә хәзерлек төркеменә йөрүче балалар янына кунакка Обнимашка исемле шаян кыз килде. Барысы бергәләп кызыклы уеннарда катнаштылар, яңа китаплар белән таныштылар.