Центральная детская библиотека

"В кругу семьи!”

“В кругу семьи!” дигән исеме астында Гаилә бәйрәмнәре дәвам итә!

31 июль көнне Балтач Үзәк китапханәсе хезмәткәрләре бистәбезнең Ленин һәм Нариман урамнары арасындагы күпкатлы йортларның ишегалдында кунакта булдылар. Белоснежка һәм гномнар балаларга, аларның әти-әниләре, әби-бабайларына кызыклы уеннар тәкъдим иттеләр. Балалар китаплары буенча төзелгән биремнәрдә барлык катнашучылар да дөрес  җаваплар биреп,  үзләрен чын китап дуслары итеп күрсәттеләр.  Ә  хәрәкәтле уеннар тагын да берләштереп, ишегалдын балаларның шат авазларына күмде.