“Әйдәгез, дуслашыйк!”
30 июль – Халыкара дуслык көне. Шушы матур бәйрәм көнендә Балтач Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре 2нче балалар бакчасында кунакта булдылар. Алар уртанчылар, зурлар һәм мәктәпкә хәзерлек төркемнәре балалары өчен “Әйдәгез, дуслашыйк!” дип аталган уенлы программа тәкъдим иттеләр. Дуслык темасына багышланган китапларны танып белеп, аларның эчтәлекләрен сөйләп, балалар үзләрен китап дуслары итеп күрсәттеләр. Күмәкләп катнашкан “Эт белән мәченең дуслыгы ничек бозылган?” экспромт театры, бергәләп уйнала торган “Двигайся, замри!”, “Баулы” уеннары да дус-тату уйнауның күңелле икәнлегенә төшендерде.