Центральная детская библиотека

«Вошла в историю Победа»

Быел Бөек Җиңүнең 79 еллыгын билгеләп үтәбез. Еллар уза, әмма кыю, курку белмәс халкыбызның батырлыгы онытылмый.

7 май көнне, Җиңү көнен каршылап, Балтач Үзәк балалар китапханәсендә «Вошла в историю Победа» дип аталган батырлык дәресе үтте. Чарада катнашкан Балтач урта мәктәбенең 2-В сыйныфы укучылары презентация ярдәмендә Бөек Ватан сугышы, Җиңү бәйрәме турында күп кенә мәгълүмат белделәр. «Читаем детям о Великой Отечественной войне» – ХV Халыкара Акциясендә катнашып, укучылар Лев Кассильнең “Катюша” хикәясен тыңладылар. Чарада катнашучылар үзләре дә сугыш темасына шигырьләр сөйләделәр, җырладылар.

Балалар чараның икенче өлешендә тынычлык кошлары – күгәрченнәр ясадылар.