Центральная детская библиотека

“Яз хәбәрчесе – умырзаялар”

  Германиядә аны “карлы кыңгырау”, Бөекбританиядә “карлы тамчы” яки “карлы алка”, Чехиядә – “кар бөртеге” дип атыйлар. Русча ул “подснежник” дип яңгырый. Сүзебез, әлбәттә, умырзая турында.

  Умырзая – яз килгәнне белдерүче, бик иртә чәчәк атучы үсемлек. Үзе нәфис, үзе салкыннан курыкмаучы бу үсемлекнең 19 апрельдә туган көне.

Умырзаяның туган көне матур чәчәк турында сөйләшергә дип кенә барлыкка килмәгән, ә әлеге чәчәкләрне сакларга кирәк икәнен дә искә төшереп тора.

  20 апрель көнне Балтач үзәк балалар китапханәсендә “Библиоcумерки- 2024” акциясе кысаларында “Яз хәбәрчесе – умырзаялар” дип аталган библиоmix  уздырылды. Чарага Балтач урта мәктәбенең 2-А сыйныфы укучылары һәм аларның әбиләре, әниләре килде.

  Аю белән Яз кунакларны умырзаялы аланга алып бардылар. Аланга барып җиткәнче, төрле аланнарда туктап, кызыклы биремнәр чиштеләр, “Язгы урман” экспромт-спектакльдә дә катнаштылар. Умырзаялар турында фактларны белү дә барысына кызык булды. Катнашучылар чараның  икенче өлешендә – мастер-класста бергәләшеп умырзаялар ясадылар.