“Китап – безнең якын дустыбыз”
Билгеле булганча, 2 апрель – Халыкара балалар китабы көне. Әлеге бәйрәм танылган әкият остасы Ганс Кристиан Андерсенның туган көненә туры китереп үткәрелә.
Халыкара балалар көне уңаеннан, 2 апрель көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре 2 нче номерлы балалар бакчасында “Китап – безнең якын дустыбыз” дип аталган әдәби иртә уздырдылар. Чарада 2 нче кече яшьтәгеләр төркеменә йөрүчеләр балалар китапларының төрләре белән таныштылар, китапларга сакчыл караш турында фикер алыштылар. Балалар шулай ук кызыклы сорауларга җаваплар бирделәр.