Центральная детская библиотека

“Кайталар кошларыбыз – канатлы дусларыбыз”

1 апрель – Халыкара кошлар көне. Шул бәйрәм  уңаеннан,  4 апрель көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре 2 нче номерлы балалар бакчасында “Кайталар кошларыбыз – канатлы дусларыбыз” дип аталган китаплы  мозайка үткәрделәр. 2 нче кече яшьтәгеләр төркеменә йөрүче балалар кошлар турында китаплар белән таныштылар, күчмә һәм кышлаучы кошлар турында мәгълүматлар ишеттеләр. Кунакка килгән Тукран кошлар турында матур шигырьләр укыды.