Центральная детская библиотека

"Сказки на ладошке"

Әкиятнең кайсын гына укый башласаң да, иксез-чиксез, шаккаттыра торган дөнья үзенә бөтереп алып кереп китә, андагы геройларга ияреп, әллә нинди маҗараларга юлыгырга мөмкинсең.

Әгәр дә әкият уч төбенә сыя дисәк, ышанырсызмы?

25 март көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсе каршында эшләп килүче “Салават күпере” тозлы камырдан эшләнмәләр клубына йөрүче китап укучылар әкиятләрне нәкъ тә уч төбенә сыйдырдылар инде! Балалар “Уч төбендә әкиятләр” (”Сказки на ладошке”) дип аталган иҗади остаханәдә үзләре теләгән әкиятләрнең геройларын ясадылар. Әлбәттә инде, алар балаларның уч төбе кадәр генә иделәр. Һәр катнашучы бу әкият геройлары турында белгәннәре белән дә уртаклашты.