Центральная детская библиотека

“Туган көнең белән, видеомагнитофон!”

Видеомагнитофонның туган көне дөньяда 14 мартта билгеләп үтелә. Заманча техника видеоны теләсә нинди форматта карарга мөмкинлек бирә. Ә XX гасырның 80 нче елларында бу максатлар өчен бердәнбер аппарат булып видеомагнитофон хезмәт итә. Мондый техниканы күбрәк хәлле кешеләр генә сатып ала алган.

14 мартта Балтач Үзәк балалар китапханәсе китап укучылары өчен “Туган көнең белән, видеомагнитофон!” дип исемләнгән танып белү сәгате үтте. Балалар видеомагнитофонның барлыкка килү тарихы белән таныштылар. Шулай ук балалар видеомагнитофонда видеокассеталар уйнатып та карадылар.