Центральная детская библиотека

“Горурланам туган телем белән!”

21 февраль – Халыкара туган тел көне. Шул уңайдан 20 февраль көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсендә “Горурланам туган телем белән!” дип аталган тематик иртә үтте. Чарага Балтач бистәсенең 1нче номерлы балалар бакчасының мәктәпкә хәзерлек төркеменә йөрүче балалар килгән иде. Кунаклар бәйрәмгә зур тырышлык белән әзерләнеп, үзләренең сәләтләрен күрсәттеләр: җырладылар, шигырьләр сөйләделәр. Халкыбызның “Чума үрдәк, чума каз”, “Яулык бирәм” уеннарын бик матур итеп башкардылар. Катнашучылар китапханә хезмәткәрләре тәкъдим иткән уеннарда туган телдә кош, үсемлекләр, җәнлекләр, йорт хайваннарының атамаларын белделәр, “Мактаулы урындык”ка утыртып, бер-берсенең матур сыйфатларын мактадылар.