“Икмәк ява”
Менә ичмасам, бу кышта кар явып та күрсәтә! Бураннары белән дә еш сөендерә ул! Юллар, сукмаклар тарайды, кар көртләре күккә таба үрмәли диярсең! “Кая куярга инде бу карны?!” - дип шаярта халык.
Әйдә, бер дә борчылмыйк әле, җир дымга туенсын, уңышлар мул булсын дип телик!
Шагыйрә Равилә Шәйдуллина-Моратның “Икмәк ява” шигыре дә бу теләкләргә бик аваздаш. Әлеге шигырьне Балтач Үзәк балалар китапханәсе китап укучысы Солтанов Данир ВК язылучыларына сөйләп күрсәтте.