“Китап + Гаилә = Якын дуслар” (“Книга + Семья = Добрые друзья”)
Бүгенге көндә тормышыбыз кәрәзле телефон, компьютерларга бик нык бәйле. Әмма Китап дусны алар алыштыра алмый! Китап – тәрбияли дә, белем дә бирә! Шушы хакыйкатьне аңлап, сабый чактан ук балаларны китапка якынайтырга кирәк. Бу эштә балалар китапларының шулкадәр матур, зәвыклы итеп чыгарылуы да ярдәм итә, алар күз явын алып, үзләрен укырга дәшеп торалар!
15 февраль көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре “Китап + Гаилә = Якын дуслар” (“Книга + Семья = Добрые друзья”) дигән исем астында библиодесант оештырып, 2нче номерлы балалар бакчасына бардылар. Алар 2 нче кече яшьтәгеләр төркеменә йөрүче балаларның әти-әниләренә китапның тәрбияви көче, туган телебезне саклауда, тарихыбызны оныттырмауда зур роле турында сөйләделәр. Үзләре белән алып килгән китап күргәзмәсе ярдәмендә, яшь үзенчәлекләренә карап, балаларга нинди китап, журналлар туры килүен дә аңлаттылар.