“Витаминки”
Февраль ае гына булса да, урамда яз исе сизелә башлады. Менә шундый чакта сәламәтлекне тагын бер кайгыртып алу бик зарур. Барлык кешеләргә: олысына да, кечесенә дә витаминнар кабул итәргә кирәк.
Витаминнар темасын ачып, аларга багышланган китаплар белән таныштырып, 15 февраль көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсендә “Витаминки” дип аталган сәламәтлек дәресе үтте. Балтач урта мәктәбенең 3-Б сыйныфы укучылары витаминнарга кагылышлы кызыклы мәгълүматлар белделәр, файдалы һәм зарарлы ризыкларны аерып карадылар, хәрәкәтле уеннарда да теләп катнаштылар. Кунаклар чара ахырында витаминнар турында мульфильм карадылар.