Центральная детская библиотека

«Новогодние чудеса»

2024 елның 4 нче гыйнварында Балтач  үзәк китапханәсендә китап укучылар өчен «Барысын да белергә телим» дип аталган  интеллектуаль уен  һәм «Новогодние чудеса» дигән исем астында театраль тамаша уздырылды. Чара укучыларның күзаллауларын киңәйтү, танып белү активлыгын арттыру, логик фикерләүне үстерү максатларында узды. Викторина барышында катнашучылар югары эрудициялелек күрсәттеләр, шулай ук тормышның төрле өлкәләреннән яңа һәм кызыклы фактлар һәм күренешләр турында мәгълүмат тупладылар. Чараның икенче өлешендә балалар янына Кыш бабай белән Кар кызы килделәр. Балалар шигырьләр сөйләделәр, җырладылар, чыршы әйләнәсендә төрле биюләр биеделәр, төрле уеннарда катнаштылар. Ахырдан Кыш бабай һәм Кар кызы балаларны күчтәнәчләре белән сөендерделәр.