Центральная детская библиотека

«Когда приходят чудеса»

Яңа ел — якты, серле, кабатланмас, шау-шулы, искиткеч бәйрәм. Өстәвенә, у – бүләкләр, сюрпризлар, әкият могҗизалары һәм тылсым бәйрәме дә. Шул уңайдан 3 гыйнварда Балтач үзәк балалар китапханәсе каршында эшләп килүче «Салават күпере» тозлы камырдан эшләнмәләр клубында «Когда приходят чудеса» дип исемләнгән арт-студия үткәрелде. Чара барышында балалар Яңа елның бәйрәме тарихы, чыршы уенчыкларының барлыкка килүе турында мәгълүмат тыңладылар. Катнашучылар үз куллары белән Яңа ел чыршысы өчен уенчыклар ясадылар. Үзең булдырган уенчык — якыннарың өчен искиткеч бүләк ул.