“Всё о Новом годе”
Һәр кешенең сабый чагыннан ук күңеленә, хәтеренә салынган кыш белән бәйле исемнәр бардыр. Ул – Кыш бабай, Кар кызы, Кар бабай... Үсә-үсә барлыкларына ышанмый башласак та, алар балаларда азмы-күпме матурлык, нечкә күңеллелек, юмартлык, өмет-ышаныч кебек сыйфатларны булдырырга ярдәм итәләр бит.
26 декабрь көнне Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре, Балтач гимназиясенә барып, “Всё о Новом годе” исемле карлы викторина үткәрделәр. Чара барышында 1-А һәм 1 - И сыйныфлары укучылары Кыш бабай, Кар кызы, Кар бабайга багышланган биремнәрне чиштеләр, алар турында бик күп серләрне дә белделәр. Чара азагында Кыш бабай белән Кар кызы балаларга баллы күчтәнәчләрен тараттылар.