Центральная детская библиотека

“Сәфәр итик бергәләп”

   Сәяхәт – ул үзебез һәм безне чолгап алган дөнья турында күбрәк белү өчен, эчке һәм тирә-юньгә сәфәр ачкычы. Ул кешеләрнең иң яраткан шөгыльләренең берсе.

   21 декабрь көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсендә узган “Сәфәр итик бергәләп” (“Давайте путешествовать вместе”) дип аталган библио-сәяхәт дөнья гизәргә чакырды. Сәяхәттә катнашучылар – Балтач гимназиясенең 8-А сыйныфы укучылары – төрле илләр, шәһәрләр турында кызыклы мәгълүматлар белделәр. Сәфәрчеләр кызыклы уеннарда да катнашып,  юлга чемодан “тутырдылар”, итальяннарның данлыклы пиццаларын “пешереп” карадылар, тәмле Бразилия кофесы белән сыйландылар, география темасына башваткыч чиштеләр.