Центральная детская библиотека

“Гомернең алтын көзе”

Өлкәннәребезгә күпме генә хөрмәт күрсәтсәк тә аз булыр.  Үзләренә багышланган чараларда әби-бабайларыбызның  елмаюлы шат йөзләрен күрү җанга рәхәт.

10 октябрь көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсендә “Гомернең алтын көзе” дигән исем астында очрашу кичәсе узды. Әлеге чара Балтач урта мәктәбенең 5 А сыйныфы укучыларының әби-бабайлары хөрмәтенә үтте. Укучылар, китапханәчеләрнең җыр, шигырьләре белән үрелеп барган бәйрәмдә, өлкәннәр мәзәкләр тыңлап көлделәр дә, кызыклы уеннарда да катнаштылар, бергәләп биеделәр дә.