“Батырлары белән данлы туган җирем”
15 сентябрь көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсендә “Батырлары белән данлы туган җирем” дип аталган батырлык сәгате узды. Әлеге чарада китапханә хезмәткәрләре 4нче номерлы балалар бакчасының мәктәпкә хәзерлек төркеменә йөрүче балалар белән “Нәрсә соң ул батырлык?” темасына әңгәмә кордылар. Балаларга “батырлык” төшенчәсенең асылы аңлатылды, сугышларда катнашкан батыр якташларыбыз турында сөйләнелде. Кунаклар “Батырлар йолдызлыгын” булдырдылар, кәгазьдән тынычлык кошы – күгәрчен ясадылар.