“Знайка белән Незнайка дусларын дәшә”
Балалар китапларының геройлары кешенең гомере буена якын булып калган дуслары кебек алар. Кызыклы яисә гыйбрәтле вакыйгалар белән очрашкан геройлар китап укучыларга белем дә, тәрбия дә бирәләр. Ничә буын Н.Носовның Незнайка һәм аның дуслары белән үсте икән?
14 сентябрь көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсендә Ачык ишекләр көне уңаеннан “Знайка белән Незнайка дусларын дәшә” дип исемләнгән интеллектуаль уен уздырылды. Балтач урта мәктәбенең 9-Г сыйныфы укучылары Знайка белән Незнайкага ияреп, кызыклы биремнәр – ребуслар чиштеләр. Уен азагында алар Күңелле Грамота белән бүләкләнделәр.