Центральная детская библиотека

“Алиш әкиятләре чакыра”

Татар халкының мәшһүр әкиятләр остасы Абдулла Алишның тууына  115 ел тулу уңаеннан чаралар дәвам итеп,  14 сентябрь көнне Балтач Үзәк китапханәсендә “Алиш әкиятләре чакыра” дип аталган уенлы кичә үткәрелде. Чараның кунаклары – 2нче номерлы балалар бакчасының зурлар һәм мәктәпкә хәзерлек төркеменә йөрүче сабыйлар иде. Алар  язучының тормыш юлы белән таныштылар, Алиш  әкиятләре геройлары белән бергәләп уеннар уйнадылар. Кичә азагында  балаларга “Чукмар белән Тукмар”, “Бикбатыр белән Биккуркак” мультфильмнары күрсәтелде.