Центральная детская библиотека

“Яхшылыкларга өйрәник, әби-бабайдан күреп”

Өлкәннәр көне уңаеннан  чаралар дәвам итеп, 3 октябрь  көнне Балтач Үзәк балалар  китапханәсендә “Яхшылыкларга өйрәник, әби-бабайдан күреп” дип аталган очрашу кичәсе үтте. Кичә Балтач урта мәктәбенең  3-Б сыйныфы укучылары башкаруында  җыр-бию, шигырьләр, курай һәм гармун моңнары белән үрелеп барды. Ә Мырмырбай, Йокыбай, Шаянбай исемле  гномнар кунакларны кызыклы уеннар белән “сыйладылар”.