Центральная детская библиотека

“Укытучының бөеклеген данлыйбыз”

21 сентябрь көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсендә ветеран укытучы, кул эшләре остасы, 2022 елда “Безнең заман герое” исеменә лаек булган Хәсәншин Госман Гомәр  улы  белән очрашу кичәсе үтте.

“Укытучының бөеклеген данлыйбыз” дип аталган очрашу кичәсенә Балтач урта мәктәбенең 3-А сыйныфы укучылары килде. Госман Хәсәншин укучыларга һөнәре, шөгыльләре турында сөйләде, үзенең кул эшләнмәләре хакында җентекләп аңлатты.