Центральная детская библиотека

“Чудесных сказок хоровод”

22 сентябрь көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсендә “Чудесных сказок хоровод” әдәби уены үтте. Балтач урта мәктәбенең 3-В сыйныфы укучыларына әкият жанры хакында сөйләнелде, әкиятләргә кагылышлы төрледән-төрле уеннар тәкъдим ителде. Балалар әкиятләрне сурәтләрдән, предметлардан  танып белделәр, үзләре дә “Теремкәй” әкиятен бармак курчаклары ярдәмендә сәхнәләштереп күрсәттеләр.

Чараның икенче өлешендә “Китапстан” республика проектының район турында җиңү яулаган укучылар – әлеге сыйныфта белем алучы Нәбиева Алсу һәм Шакирова Зәринәне котлау тантанасы булды.