Центральная детская библиотека

«Сутеевның әкият дөньясы»

Әкиятләрне яхшы күңелле тылсым ияләре яза. Менә шундыйларның берсенең кулында өч тылсымлы таяк булган: карандаш, ручка, пумала. Тылсым иясе ручканы кулына алса, әкият язылган, пумала алса, бик матур рәсем барлыкка килгән. Шунысы бик кызыклы, тылсым дисәң дә тылсым –  ул әле уң кул белән дә, сул кул белән дә бер үк төрле оста итеп яза да, рәсем дә ясый алган!

Ул тылсым иясе – данлыклы балалар әдибе, рәссам, мультипликатор Владимир Григорьевич Сутеев.  Быел аның тууына 120 ел тулды.

Әлеге уңайдан 14 июль көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсендә «Сутеевның әкият дөньясы» дип аталган әдәби иртә үткәрелде. Чарага килгән кунаклар – 1нче номерлы балалар бакчасының мәктәпкә хәзерлек төркеменә йөрүче балалар В.Сутеевның тормыш юлы, иҗаты турында мәгълүматлар алдылар. Уеннар аша балаларның Сутеев иҗатына тартылуы тагын да артты. “Мешок яблок” мультфильмын карап хозурланып, балалар әкият турында фикерләре белән дә уртаклаштылар.