“Безнең сәламәтлек – безнең кулда”
Сәламәтлекне кече яшьтән үк сакларга кирәк. Сәламәт булыр өчен тәнебезнең генә түгел, ә рухыбызның, кәефебезнең дә нык, матур, күтәренке булуы зарур. Менә шушы мөһим темага багышлап, 15 июнь көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсендә “Безнең сәламәтлек – безнең кулда” дип аталган сәламәтлек сәгате үтте. Норма урта мәктәбенең “Ромашка” җәйге лагерына йөрүче балалар катнашында үткән әлеге чара сәламәтлекнең иң зур байлык икәнен тагын бер кат искәртте. Балалар төрле хәрәкәтле уеннарда, зиһенне сыный торган биремнәрдә бик теләп катнаштылар.