“Сказку эту поведаю теперь я свету”
Моннан 224 ел элек, ямьле җәй башланган мәлдә – 6 июнь көнне Мәскәү шәһәрендә танылган рус шагыйре Александр Сергеевич Пушкин туган.
Ул вакытлар бик еракта калса да, үзенең баллары белән данлыклы шул чорны без китаплардан укып беләбез, кинолардан күрәбез, рәссамнар ясаган картиналарны карап хозурланабыз.
6 июнь көнне 1нче номерлы балалар бакчасының мәктәпкә хәзерлек төркеменә йөрүче балалар Пушкин чоры балын күрү бәхетенә иреште. Балтач Үзәк балалар китапханәсендә узган “Сказку эту поведаю теперь я свету” дип аталган әдәби балда балалар үзләре дә биеделәр.
Пушкинның әкиятләре буенча төзелгән кызыклы уеннарны Галим мәче алып барды. Ул кунакларга “Алтын балык тот”, “Диңгез”, “Әтәч канат кага”, “Минем арттан кабатла” кебек белемне дә, җитезлекне дә сыный торган кызыклы уеннар тәкъдим итте.