“Пионерерский экспресс”
19 май – Пионерия туган көн. Быел Пионер оешмасы оешуга 101 ел. Бик күпләрнең хәтерендә бу көн олы бер бәйрәм булып саклана. Совет илендә яшәгәннәр галстуклы елларын матур хатирә итеп истә тоталар.
Бүген Балтач Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре үзәк ял паркында “Пионерерский экспресс” акциясен үткәрделәр, алар балтачлыларга Пионерия көне белән котлау открыткалары тараттылар. Урта һәм өлкән буын вәкилләре пионер булган чакларын сагынып искә алдылар. Китапханә хезмәткәрләре яшь буынга пионер тарихы, аның асылы турында мәгълүмат та бирде.