“Семейному чтению – наше почтение”
Календарьдагы иң матур бәйрәмнәрнең берсе – 15 май – Халыкара гаилә көне. Шул уңайдан Балтач Үзәк балалар китапханәсендә “Семейному чтению – наше почтение” дип аталган китап күргәзмәсе янында әңгәмә үткәрелде. Китап укучыларның җавапларыннан күренгәнчә, һәркем өчен гаилә – иң кадерле байлык, һәр бала үзләренең гаиләсе белән горурлана, аның нык, тату, бөтен булуын тели.