“Имена Героев будет жить вечно” (“Батырларның исеме мәңге яши”)
Быел Бөек Җиңүнең 78 еллыгын билгеләп үтәбез. Еллар уза, әмма кыю, курку белмәс халкыбызның батырлыгы онытылмый.
5 май көнне, Җиңү көнен каршылап, Балтач Үзәк балалар китапханәсендә “Имена Героев будет жить вечно” (“Батырларның исеме мәңге яши”) дип аталган батырлык дәресе үтте. Чарада катнашкан Балтач урта мәктәбенең 2-В сыйныфы укучылары презентация ярдәмендә Бөек Ватан сугышы, Җиңү бәйрәме турында күп кенә мәгълүмат белделәр. «Читаем детям о Великой Отечественной войне» - XXVIII Халыкара Акциясендә катнашып, укучылар Лев Кассильнең “Катюша” хикәясен тыңладылар һәм данлыклы “Катюша” җырын бергәләп башкардылар.
Балалар чараның икенче өлешендә тынычлык кошлары – күгәрченнәр ясадылар.