Центральная детская библиотека

“Яшь буынга мирас булып бара тәҗрибәсе олуг остазның”

27 апрель көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсендә якташыбыз, ветеран укытучы, оста куллы, изге күңелле, тыңгысыз йөрәкле шәхес, 2022 елда “Безнең заман герое” исеменә лаек булган Хәсәншин Госман Гомәр  улы  белән очрашу кичәсе үтте.

“Яшь буынга мирас булып бара  тәҗрибәсе  олуг остазның” дип аталган очрашу кичәсенә Балтач урта мәктәбенең 8-А һәм 8-Г сыйныфы укучылары килде. Госман Хәсәншин укучыларга үзенең һөнәре, шөгыльләре турында сөйләде, кул эшләнмәләре хакында җентекләп аңлатты. Госман ага яшь буынны хезмәттән курыкмаска, сәләтләрне үстерергә чакырды.