Центральная детская библиотека

“Без Тукайны яратабыз!”

Күренекле татар шагыйре Равил Фәйзуллин “Яздан аерып булмый Тукайны!” дип язган. Әйе, яз – Тукайлы, яз ул чәчкә-гөлле.

24 апрель көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре Балтач урта мәктәбендә “Без Тукайны яратабыз!” дип аталган уенлы дәрес үткәрделәр. Чарада 5-В сыйныфы укучылары катнашты. Алар чәчкә бәйләменнән тылсымлы чәчкәләр сайлап, кызыклы уеннар уйнадылар. “Тукай эзләре буйлап” викторинасы, “Тукай иле” библиокроссворды, “Тылсымлы тартма” кебек биремнәр, уеннарда укучылар үзләренең Тукай иҗатын, томыш юлын яхшы белгәннәрен күрсәттеләр.