Центральная детская библиотека

«Весёлый зоопарк Веры Чаплиной»

Танылган язучы Вера Васильевна Чаплинаның зоопарк җәнлекләре турында китапларын укып, берничә буын үскән. «Малыши с зелёной площадки», «Кинули», «Четвероногие друзья», «Мои воспитанники», «Питомцы зоопарка»  кебек китаплар күп балаларның дусларына әйләнә һәм вакытлар үтсә дә, Вера Чаплинаның хайваннар, җәнлекләр турында әсәрләре үз әһәмиятен һәм матурлыгын югалтмый.

24 апрельдә Вера Чаплинаның тууына 115 ел тулу уңаеннан Балтач Үзәк балалар китапханәсе «Весёлый зоопарк Веры Чаплиной» дип аталган видеоролик тәкъдим итте.