“Знатоки литературы”
13 апрель көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсендә “Знатоки литературы” дип аталган эрудит-баттл үтте. Балтач гимназиясенең 10-А, 10-Б сыйныфы укучылары татар, рус, чит ил әдәбияты буенча төрле биремнәрдә белемнәрен сынадылар. Укучылар әдипләрнең тормыш юлы, әсәрләр буенча төшерелгән кинофильмнар, әдәбият жанрларына кагылышлы сорауларга җавап эзләделәр, китап исемнәре яшерелгән ребуслар чиштеләр, төргәк эчендәге китапны төрле фактлар буенча танып белделәр.