Центральная детская библиотека

"Галәм киңлекләрендә"

12 апрель – Космонавтика көнендә, Балтач Үзәк балалар китапханәсендә “Галәм киңлекләрендә” дип аталган танып-белү иртәсе  үтте. Чараның кунаклары – 2нче номерлы балалар бакчасының мәктәпкә хәзерлек төркеменә йөрүче балалар “Восток” космик кораблендә Галәмгә “очтылар”. Космик корабль пассажирларын космонавтлар озата барды. Балалар  Галәмнең иксез-чиксез, тылсымлы-серле икәнен дә, анда планеталар, йолдызлар һәм тагын башка күк җисемнәре тәртип белән урнашкан булуын да белделәр. Алар  төрле биремнәр, уеннарда белемнәрен сынадылар, космонавтлар кебек бар яктан өлгер булуларын күрсәттеләр.