“Ашкыныйк сәламәт булырга!”
Сәламәтлек - иң зур байлык. Сабый чактан ук сәламәтлекне саклау бик мөһим.
7 апрель - Бөтендөнья сәламәтлек көнендә Балтач Үзәк балалар китапханәсендә “Ашкыныйк сәламәт булырга!” дип аталган уенлы сәгать үткәрелде. Чарада 1нче номерлы балалар бакчасының зурлар төркеме катнашты. Балалар “өстән аска” принцибы буенча, ягъни баш (күзләр, колаклар, борын, авыз), муен, җилкә, куллар, бил, аякларга гимнастик күнегүләр ясадылар. Алар хәрәкәтле генә түгел, ә башны да эшләтә, кәефне дә күтәрә торган иделәр.