“Китап шалтык өләшә”
Бик күп әкиятләрнең герое Соры Бүре безнең әкиятебездә бер дә явыз түгел, аның кабартмалар ашап, тамагы туйган. Кызыл Калфакны да ашарга теләми ул, ә аңа ияреп, балалар китапханәсенә килгән.
Менә шундый үзе иске дә, яңача да язылган әкият геройлары булып киенгән Балтач Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре 30 март көнне 4нче номерлы балалар бакчасына “Китап шалтык өләшә” дип исемләнгән китаплы тамаша белән кунакка килделәр. Китапханәче мәктәпкә хәзерлек төркеменә йөрүче балаларны яңа китаплар белән таныштырды. Бүре белән Кызыл Калфак балаларга кызыклы уеннар уйнаттылар.