Нәүрүз
Нәүрүз – халкыбызның бик борынгыдан яратып үткәрелә торган бәйрәме. Аның мәгънәсе – “яңа ел” дигән сүз. Ул – көн белән төн тигезләшкән чакка - 21 мартка туры килгән, шулай ук бу бәйрәм безнең төбәкләрдә язны каршылап, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме булып санала.
25 март көнне “Балтач” үзәк ял паркында Нәүрүз бәйрәме үтте. Парк мәйданчыгы балаларның шат авазына күмелде.
Үзәк китапханә хезмәткәрләре дә сабыйларны төрледән-төрле кызыклы уеннарга дәште. Балалар “Түбәтәй”, “Кайнар бәрәңге” кебек халкыбызның яраткан уеннарын да, “Күркә җыю”, “Күңелле эстафета” кебек замана уеннарын да яратып уйнадылар.