"Канатлы чәчәкләр"
Дөньяда һәр көн диярлек ниндидер бәйрәм яки нинди дә булса вакыйганы искә алу көне. Мәсәлән, 14 март - Күбәләкләрне өйрәнү көне. Яз башында нинди күбәләкләр турында сүз бара ала диярсез? Табигатьнең гүзәллеге булган күбәләкләрне, аларның төрләрен өйрәнүгә аерым көн багышлау әйбәт бит.
16 март көнне, Күбәләкләрне өйрәнү көне уңаеннан, Балтач Үзәк балалар китапханәсендә "Канатлы чәчәкләр" дип исемләнгән эко-уен узды.
Чарага Урта Көшкәт мәктәбенең 1-2 нче сыйныф укучылары килде. Алар иң элек Үзәк китапханә белән таныштылар, аннары “Канатлы чәчәкләр” эко-уенында катнаштылар. Презентация ярдәмендә балалар җирдә һәм безнең илдә яшәүче күбәләкләрнең төрле төрләре, алар турында кызыклы фактларны белделәр. Балалар экспромт театр оештырдылар, күбәләкләр турында шигырьләр укыдылар, төрле уеннар уйнадылар.