«Страна детства»
2023 елның 13 мартында шагыйрь Сергей Михалковның тууына 110 ел тула. Шуңа бәйле рәвештә, 9 мартта Балтач үзәк балалар китапханәсендә Балтач урта мәктәбенең 1-г сыйныфы укучылары өчен «Страна детства» дип аталган библио-такси оештырылды.
Беренче «Безнең яраткан Михалков» тукталышында балалар Сергей Михалковның биографиясе һәм иҗаты белән таныштылар. «Табышмаклар» станциясендә шагыйрь әсәрләренә кагылышлы предметларны белүләрен тикшерделәр. Өченче «Угадай-ка» станциясендә балалар, күзләрен бәйләп, балалар шагыйрь әсәрләренә кагылышлы предметларны таныдылар. «Яшь артистлар» станциясендә укучылар, рольләргә бүленеп, данлыклы «А что у вас?» шигырен укыдылар. Соңгы «Мульти-пульти» станциясендә укучылар «Дядя Степа» дип аталган мультфильм карадылар.