Центральная детская библиотека

“Ура! Весна пришла!”

Яз – табигатьнең яңа сулыш алган, яшәрә башлаган мәле. Яз белән кояш яктырак балкый, агачларда бөреләр яшелләнә,  туган якларын сагынып, кошлар кайта, ләйсән яңгырлар сибәли...  Хәер, язгы матурлыкны, язгы үзгәрешләрне санап бетерерлек түгел. Ә менә әдипләребезнең язга багышланган китаплары бик күпне сөйли ала.

6 март көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсендә “Ура! Весна пришла!” дип аталган тавышлы китап күргәзмәсе төзелде. Китап күргәзмәсенә куелган китаплар белән танышкан балалар яз тавышларын: гөрләвекләр “җырын”, кошлар сайравын, яңгыр шыбырдавын да ишетә алачак.