Центральная детская библиотека

“Волшебный мир бисера”

Зәркәнчелек – татарларда бик үзенчәлекле кәсепләрнең берсе, сәнгать дәрәҗәсенә күтәрелгәне. Ул борынгы сәнгать төрләренең берсе санала. Күңелләрен биреп эшләгән кул эшләрендәге һәр бизәктә яшәү шатлыгы, Табигать-Анага ихтирам, тормыш итү-көнкүреш рәвеше – барысы да ачык чагыла.

28 февраль көнне Балтач Үзәк китапханәсендә, 2023 ел – Татарстан Республикасында Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы уңаннан һәм Пушкин картасы программасы кысаларында, “Волшебный мир бисера” дип аталган мастер-класс үткәрелде. Балтач гимназиясенең 8-а сыйныфы укучылары татар халкында зәркән сәнгате турында мәгълүматлар тыңладылар. Чараның икенче өлешендә укучылар сәйләннәрдән йөрәк формасында алкалар ясадылар.