“Туган телем – моңлы көем”
21 февраль – Халыкара туган тел көне.Туган теле – һәр балага әти-әнисе тарафыннан бүләк ителгән иң зур байлыкларның берседер. Һәр тел үзенә күрә бай, зирәк, матур. Балалар туган телләрендә “тылсымлы”, “татлы” сүзләрне беләләр микән? Әдәп-әхлак, матур сөйләшү кагыйдәләренә өйрәткән китаплар белән таныштыру максатыннан, 21 февраль көнне Балтач Үзәк китапханәсендә “Туган телем – моңлы көем” дип аталган китап күргәзмәсе янында әдәплелек минутлары үткәрелде. Укучылар татар, рус, удмурт телләрендә “тылсымлы”, “татлы” сүзләрне искә төшерделәр.