Центральная детская библиотека

"Без – Ватан сакчылары"

23 февраль көнне илебез тарихында Ватанны саклаучылар көне дип аталган бәйрәмне билгеләп үтәбез. Ватанны саклаучылар көне – кыюлык, намус hәм батырлык көне дә.

21 февраль көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсендә "Без – Ватан сакчылары" дип аталган  уенлы кичә үтте. Бәйрәм чарасында Балтач урта мәктәбенең 2-в сыйныфы укучылары катнашты. Кызлар  малайларны бәйрәм белән котлап,  шигырьләр, җырлар бүләк иттеләр. Г.Тукайның “Кәҗә белән сарык” әкиятен оста  сәхнәләштерүләрен күреп, малайларның да бик сәләтле булулары белендесәхнәләштереп күрсәттеләр. Чараның икенче өлешендә балалар бергәләп укытучылар һәм китапханәчеләр тәкъдим иткән уеннарда тапкырлыкларын, җитезлекләрен сынадылар. Кичәдә күңелне иң дулкынландырган мизгелләр – Украинада барган махсус хәрби операциядә катнашучы Раил Шиһабетдиновка бергәләшеп хат язу булгандыр. Балалар батыр солдатка иң изге теләкләрен җиткерделәр.