Центральная детская библиотека

“Мин тормышка гашыйк”

Быелның 9 февралендә халык шагыйре, Муса Җәлил премиясе, Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, «Халыклар дуслыгы» ордены кавалеры Фәнис Гатаулла улы Яруллинның тууына 85 ел тулды. Фәнис Яруллин – язмышына гаять авыр сынаулар язылып та, рухи яктан көчле калган, олы хөрмәткә лаек шәхес. Һәр сынавын сызланмый-сыкранмый кабул итеп, кешеләргә җылылык һәм матурлык та өләшә алучы йөрәк тагын кемдә генә бар икән? Татар әдәбиятында саллы мирас калдыру белән беррәттән, ул зур мәктәп тә булдырган шәхес.Тормышны ярату мәктәбе ул!

Фәнис Яруллины исә алып, 17 февраль көнне Балтач Үзәк китапханәсендә, Пушкин картасы программасы нигезендә, “Мин тормышка гашыйк” дигән исем астында әдәби-музыкаль баттл үтте. Чарада Балтач урта мәктәбенех 8-г сыйныфы укучылары катнашты. Укучылар Фәнис Яруллинның тормыш юлы турында тыңладылар, аның сүзләренә язылган җырларны караокега кушылып җырладылар, буктрейлерлар карадылар. Бүленгән командалар “мәхәббәт”, “бәхет”, “дуслык”,  “тормыш” кебек төшенчәләр турында кыска иншалар яздылар.