Центральная детская библиотека

“Муса абый-балаларның якын дусты”

2023 елның 15 февралендә  бөек татар шагыйре, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең тууына 117 ел тула. Аның батырлык, тормышны, кешеләрне ярату белән сугарылган  шигырьләрен укып, берничә буын үсте. Әлеге мөһим  датаны каршылап, 14 февраль көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсендә “Муса абый-балаларның якын дусты” дип аталган әдәби-театраль иртә үтте. Чарага килгән 2нче номерлы балалар бакчасының мәктәпкә хәзерлек төркеменә        йөрүче сабыйлар Муса Җәлилнең “Парашютсыз курчак” китабын бергәләп укыдылар, китаптагы шигырьләр турында фикер алыштылар.

Герой-шагыйрьнең һәр бала яратып укый торган “Карак песи” шигырен китапханә хезмәткәрләре кул курчаклары ярдәмендә сәхнәләштереп күрсәттеләр.