“В тридевятом царстве, в Пушкинском государстве”
10 февраль — Александр Сергеевич Пушкинны искә алу көне. Бу датаны бәйрәм дип санарга ярамый. Киресенчә, ул фаҗигале, чөнки 1837 елда бу көнне Россия иң бөек шагыйрен югалткан.
Кыска гына гомер юлында бик бай әдәби мирас клдырган А.С.Пушкинны искә алып, 10 февраль көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсендә “В тридевятом царстве, в Пушкинском государстве” дип аталган әдәби кичә үтте. Чарада Балтач урта мәктәбенең 2-б сыйныфы укучылары катнашты. Алар презентация ярдәмендә А.С.Пушкинның тормыш юлы белән таныштылар. “По следам сказок Пушкина”, “Угадай по отрывкам”, “Что лишнее?”, “Расположи картинки в правильной последовательности”, “Чьи это слова?” уеннары аша укучылар Пушкин әкиятләрен яхшы белүләрен күрсәттеләр. Чара азагында “Сказка о царе Салтане, о сыне его славном и могучем богатыре князе Гвидоне Салтановиче и о прекрасной царевне Лебеди” дип аталган мультфильм карадылар.