«Прошла через детство война»
Февраль аенда бөтен дөньяда балалар һәм яшүсмерләр белән бәйле ике бәйрәм билгеләп үтелә. Алар – Яшь герой-антифашистны искә алу көне һәм Халыкара солдат балалар көне. Шул уңайдан 8 февральдә Балтач үзәк балалар китапханәсендә Балтач гимназиясенең 6-б сыйныф укучылары катнашында «Прошла через детство война» дип аталган патриотик понарама үткәрелде. Әлеге чарада укучылар герой пионерлар батырлыгы турында мәгълүматлар тыңладылар, сугыш һәм тынычлык турында шигырьләр укыдылар.